2020 елның 26 августында Питрәч муниципаль районында Питрәч муниципаль районы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Эшче төркем утырышы барышында 7 айлык эш нәтиҗәләре каралды, проблемалар күтәрелде. Исәп тоту чорында алкогольле продукцияне ваклап сату күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21% ка, сыра һәм сыра эчемлекләрен 17% ка арткан.
Эшмәкәрләр белән профилактик эш алып барылуга карамастан, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар элеккечә ачыкланып килә. Шулай итеп, 7 ай эчендә документларсыз гына алкогольле продукция сату, БДАМСта тиешенчә исәпкә алынмау, яраклылык вакыты чыккан сыра сату, декларацияләү тәртибен бозу кебек хокук бозуларга юл куйган 16 субъект ачыкланган.
14,7 л күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынган. Чагыштыру өчен - 2019 елда - 44,6 л.
Катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасында алкоголь базарын легальләштерүгә юнәлдерелгән сыра продукциясе белән кегларны маркировкалау буенча эксперимент старт алуы турында мәгълүмат җиткерелде. Куелган мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия районда алдагы уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.