Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Түбән Кама шәһәренең “Яшьлек” сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча чаралар уздыралар.
Быел, лагерьның ябык эш режимына бәйле рәвештә, “Яшьлек” лагереның өченче сменасында тәрбияләнүчеләр кулланучылар хокуклары турында мәгълүматны Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әзерләгән презентациядән алдылар.
Катнашучылар фикеренчә, алынган белемнәр аларга тормышта килеп туган очракта, кулланучы буларак, дөрес карар кабул итәргә һәм күп кенә хаталарны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Шулай ук 8-11 сыйныф укучылары арасында 2020 елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы үткәрү турында мәгълүмат җиткерелде.