Әдәпсез эшмәкәрләр турында

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан гамәлдәге закон нормаларын үтәүне күзәтү буенча үткәрелгән гадәти мониторинг аерым кыенлыкларга очрарга мөмкин.

Бу юлы да шулай булып чыкты – 26 августта, Казанның Идел буе районы территориясендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бәйләнешсез эшләү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәрнең тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә хезмәт вазыйфаларын башкаруга комачаулап, сатучы бинаны караганда тагын нинди көтелмәгән хәлләр ачыкланачагын һәм эшкуарны нинди күңелсезлекләр көткәнен белеп, тулы бер «тамаша» оештырды.

Әмма контрольлек итү органы хезмәткәрләре, түземлек һәм ныклык күрсәтеп, чараны үткәрүдә ярдәм итү өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакыртты. Бөтен процедура видеоязма астында узды.

Сәүдә объекты биналарын карау барышында сатучының мондый агрессив тотышының сәбәбе аңлашыла, чөнки ачыкланган хокук бозуларның саны һәр минут саен артып, аның ахырына "хокук бозулар" дигән саллы гына букет җыелды: тиешле лицензиясез хәмер сату; документлар булмау; контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары вәкилләренә каршы тору. Моннан тыш, сатучы, үз эш бирүченең мәнфәгатьләрен белеп, шәхси саклану чараларын мәҗбүри куллану кирәклеге турында да оныткан.

Ә десертка, суыткычта прилавка астында спиртлы сыеклык тартмасы табыла.

Барлыгы 9 литрдан артык алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International