Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 2020 елның 7 ае эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыклары, территориаль органнар, структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов Татарстан Республикасы буенча алкоголь базарындагы хәл турында сөйләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкогольле продукция әйләнешенә контрольлек итү һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге начальнигы Ирина Камахина Татарстан Республикасында алкоголь базары торышын характерлаучы аналитик мәгълүмат формалаштыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина структур бүлекчәләр начальникларының киңәшмәләр карарларын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмә кысаларында Җәүдәт Әхмәтханов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр тапшырды.