Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 26 августында Яңа Чишмә авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар оештырды. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-укулар, сәүдә комплексында дежурлык, КФҮ һәм «Роско – ТВ» кибетендә консультация өстәлләре, «Мария» кибетендә семинар-укулар һәм пенсионерлар өчен лекция үткәрелде.
Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе катнашында гражданнарны кабул итү һәм семинар-укулар үткәрелде. Гражданнарны кабул итү барышында территориаль орган начальнигы Александр Панов, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләрне дә карады. Шулай итеп, гражданнар очраша торган кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозулар турындагы мәсьәләләрне карап, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» Федераль законның кайбер маддәләренә аңлатмалар бирелде. Семинар-укулар барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре турында фикер алышынды. Материалны яхшылап үзләштерү өчен Чистай территориаль органының суд практикасыннан кайбер мисаллар китерелде. Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, буклетлар тапшырылды.