Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү буенча комиссия утырышы турында

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын элек биләгән гражданнарның коммерция оешмаларында вазыйфалар биләүгә ризалык бирү турындагы мөрәҗәгатьләрен карады. Комиссия утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм прокуратураның 2020 елның 1 яртыеллыгында мәнфәгатьләр конфликты фактларын ачыклау буенча эше турында җибәрелгән мәгълүматның тезисларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International