Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Республика көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Якшәмбе көнне, 30 августта, Казан һәм Татарстан халкы Республика көнен һәм шәһәр көнен билгеләп үтте. Бәйрәм кысаларында шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналар да узды.

Чаралар иртән башланды һәм кич белән бәйрәм хөрмәтенә зур салют белән тәмамланды. Барлык мәйданчыкларда да халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, сувенирлар һәм милли гастрономия белән ярминкәләр эшләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә әлеге тантаналы чараларда катнашты.

Чара барышында, килүчеләргә РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде.

Шулай ук сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр, шул исәптән яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын сатып алу очракларында ни эшләргә кирәклеге турында да сүз барды. Шулай ук акчаны кире кайтару яки техник яктан катлаулы сыйфатлы товарларны алыштыру, заказларны үтәү срокларын бозганда, таләпләр кую сроклары, күләме, фасоны яки габаритлары туры килмәгәндә тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты барлыгын искә төшерделәр, анда претензияләр үрнәкләрен һәм бик күп файдалы, кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International