Алынган продукциягә экспертиза билгеләнде, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре 2020 елның 1 сентябрендә 1961 елда туган Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчегә карата РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлешендә, маркировкаланмаган алкогольле продукция әйләнеше факты буенча, административ хокук бозу турында эш кузгатты.

2020 елның 22 августында Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәренең гараж җәмгыяте территориясендә урнашкан гаражда җинаять эше кысаларында үткәрелгән тентү барышында 53 пластик биш литрлы савытта, 0,5 литрлы 25 пыяла шешәдә, 0,7 литрлы 12 пыяла шешәдә алкогольле продукция алынган.

Алынган продукциягә экспертиза билгеләнде, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International