Җиһазлар кибете сатучылары өчен семинар-укулар үткәрелде

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Җиһазлар озак файдаланудагы товарларга карый һәм бер генә көнгә сатып алынмый, шуңа күрә кулланучы кыйммәтле товар сатып алуны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Сатучы, үз чиратында, кулланучыга дөрес мәгълүмат бирергә, кулланучы буларак, сатучының да хокукларын белергә тиеш. Законнарны аңлату максатыннан хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрелә. 2020 елның 1 сентябрендә ШЭ «София» җиһаз кибетендә Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече сатучылар белән җиһаз сатып алу мәсьәләләре, җиһазның сыйфаты һәм җитешсезлекләре, җиһаз кулланучының хокуклары турында белем бирү буенча семинар үткәрде. Шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, бәяләрне тиешенчә рәсмиләштерү, оешманың элмә такталары булу, эш режимы, товар һәм аны җитештерүче турында мәгълүмат булу турында аңлатмалар бирелде. Чара дәвамында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материаллар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International