2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рифат Сөнгатуллин кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуда катнашты, анда Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов та чакырылган иде.
Чара башкарма хакимият вәкилләренең бизнес вәкилләре белән диалог режимында узды, аның барышында контрольлек итүче органнар вәкилләренең докладлары тыңланды.
Рифат Сөнгатуллин үз чиратында районда алкоголь базарының торышы, территориаль органның 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау эше турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар хисап чорында территориаль органның контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең кече һәм урта бизнеска административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән реформасын исәпкә алып төзелүе турында хәбәр иттеләр.
- Әгәр элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелсә, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы кысаларында профилактик эш беренче планга чыга, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Яшел Үзән территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
Чыгыш ахырында анда катнашучыларга БДАМС системасында алкогольле продукция әйләнешен исәпкә алганда хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кертелә торган типик хаталар һәм алга таба шундый ук хокук бозуларга юл куймас өчен нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.