Белгечләрнең конкрет киңәшләре проблемаларны кыска вакыт эчендә хәл итәргә мөмкинлек бирә

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы КФҮндә кулланучылар өчен чираттагы чара үткәрде.

Әлеге чара кысаларында теләге булган һәр кеше Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар, шулай ук бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу тәртибе буенча консультацияләр ала алды. Бүлек хезмәткәрләре азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук күчмә элемтә хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде. Консультация барышында тарату материалы: кулланучы белән сатучы (хезмәт күрсәтүне башкаручы) арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле өлкәләрендә кулланучыларга белешмәлекләр таратылды; гражданнарга актуаль материаллар белән танышу өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча сайт булуы турында хәбәр иттеләр.

Мондый очрашулар үткәрү торак пункт халкына сорауларга җавап алу мөмкинлеге бирә. Ситуация буенча белгечләрнең конкрет киңәшләре кыска вакыт эчендә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, яклар арасында тыныч килешүгә ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International