Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегеннән алкогольле продукция сатучы ике кибетенә карата килгән ике материалга административ тикшерү үткәрелде.
Бу очракларда алкогольле продукцияне сату алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге гамәлдәге законны тупас бозу белән башкарылган, ә атап әйткәндә, кибет сатучылары балигъ булмаганнарга «Есса» сыра эчемлеген бер «Стронгбоу» сидр эчемлеген сатканнар.
Әлеге хокук бозулар өчен РФ КоАП 14.16 статьясы 2.1 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган.
Хәзерге вакытта бер материал буенча Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан утыз мең сум штраф билгеләү турында карар чыгарылган инде.