Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 4 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә шулай ук Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең ярдәмчесе Равил Таҗетдинов, Башкарма комитетның юридик бүлеге башлыгы Ренат Фатыйхов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция башлыгы Илнур Җиһаншин, "Балтач РҮХ" ДАССОның баш табибы Газинур Дәүлиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, "Алкоторг" ҖЧҖ һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә, Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы, шул исәптән алкогольле продукцияне сату күләмнәрен анализлау;

- алкогольле продукция сату булмаган торак пунктларга күчмә сәүдә оештыру турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләтү эше турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эш турында;

- "Халык контроле" системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат;

- кулланучылар хокукларын яклау буенча башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган эш турында;

- "Кега" транспорт тарарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент эше турында;

“Белый Кремль” заводы җитештергән сыра Балтач районының 98 сәүдә ноктасында сатыла, “Лабиринт-Волга” ҖЧҖнең “Красное и Белое” кибетендә сатыла, 2020 елның 1 яртыеллыгында сыра сатуның гомуми күләме 16% тәшкил итте.

Комиссия утырышы барышында 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыятьнең торышын бәяләү индикаторлары каралды. Рейтингта Балтач районы 35 нче урынны алды, 2019 елның 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 39 нчы урында.

Коллегиаль фикер алышу барышында түбәндәге карарлар кабул ителде:

- Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлне бәяләү индикаторларын яхшырту буенча хокук саклау һәм контрольлек итү органнары, район башкарма комитеты арасында үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә;

- “Алкоторг” ҖЧҖнең сәүдә вәкилләре белән алкогольле продукция китерү буенча сәүдә предприятиеләренең гаризаларын үтәү, Татарстан Республикасы Балтач районының чик буе территорияләрендә урнашкан сәүдә объектларында адреслы программаны үтәү буенча эш алып барырга;

- сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы хуҗалык итүче субъектларга 2020 елның 1 октябреннән аның әйләнешен бары тик маркировкаланган савытта гына гамәлгә ашырырга киңәш итәргә;

- муниципаль берәмлек сайтында мәгълүмат урнаштырып, кулланучылар өчен даими рәвештә чаралар үткәрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International