Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 5.09.2020 көнне үткәрелгән алкогольле продукцияне ваклап сатуның мәҗбүри таләпләренең үтәлешен күзәтү барышында Яшел Үзән районы территориясендә алкогольле продукцияне законсыз сату фактын ачыкланды.
Алкогольле продукция – “медовуха” киштәгә куелган иде, сатып алучыларга бер литры өчен 150 сумнан тәкъдим ителгән. Сатыла торган продукциягә җитештерү һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы документлар (товар-транспорт накладнойлары), шулай ук туры килү сертификатлары тапшырылмаган. Сатучы - шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән физик зат.
Гамәлдәге законнар нигезендә “медовуха” алкогольле продукциягә керә.
Сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сату бары тик оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан гына гамәлгә ашырыла.
Алкогольле продукцияне сату товар-транспорт накладнойлары, сатып алучыларга аларның беренче таләбе буенча бирелергә тиешле ярашлылык сертификатлары белән алып барыла.
Физик затлар тарафыннан өй шартларында җитештерелгән алкогольле продукцияне, этил спирты булган продукцияне ваклап сату тыела.
19,5 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Сатучыга карата алкогольле продукцияне законсыз сату факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм экспертиза үткәрү билгеләнде.