Лаеш районы кибетләрендә семинарлар үткәрелде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Еш кына кибет хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган сораулар белән дә, аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары белән дә җентекләп таныша алмый. Чөнки һәр кеше, аның кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә.

Эшләүче коллективларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Лаеш районының сәүдә оешмаларында булып кайтты.

Җитештерүче – Импортер – Сатучы – Сервис – Кулланучы арасында үзара мөнәсәбәтләр системасы, шул исәптән әлеге чылбырның һәрберсенең җаваплылыгы һәм хокуклары да кузгатылды.

Семинарларда практикадан мисаллар китерелде. Семинарның һәр темасын карап тикшерү барышында катнашучылар үзләре өчен актуаль булган хәлләрне тикшерделәр, квалификацияле консультация алдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кибет хезмәткәрләре арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәр булу кулланучылар белән низаглы хәлләрне башлангыч стадиядә һәм бары тик хокукый киңлекләр кысаларында гына җайга салуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International