Лениногорскида ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Лениногорск муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Утырышта Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты.

2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Лениногорск муниципаль районының алкоголь базарындагы хәл турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева чыгыш ясады.

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова алкогольле базарда ай саен мониторинг алып барылуын билгеләп үтте һәм 2020 елның июль аендагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Лениногорск муниципаль районы территориясендә «Алкоторг» ҖЧҖ эше турында «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Андрей Алтапов чыгыш ясады.

Фикер алышу барышында түбәндәге карарлар кабул ителде:

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен тартып алу буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның эшен көчәйтергә;

- алкоголь базарындагы хәлне яхшырту максатыннан чыгып, алкоголь базарының торышын даими рәвештә анализларга;

- «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгатьләр буенча халык белән эшне активлаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International