2020 елның 8 сентябрендә, билгеләнгән план нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ял итүчеләр һәм шушы үзәктә дәваланучылар өчен чара оештырды һәм үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматны җиткерү иде.
Өлкән яшьтәге ял итүчеләр белгеч Зөһрә Гыйльметдинова белән бергә сату кагыйдәләрен, «Кулланучылар хокукларын яклау» РФ Законының хокукый нигезләмәләренә һәм үзенчәлекләренә төшенделәр. Очрашу барышында ул товарларны сатканда сатучыларның нинди кагыйдәләр үтәргә тиешлеге турында сөйләде, кулланучылар хокукларын бозган очракта, өлкәннәргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук, ул сатып алучыларның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре ничек каралуын, сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан конфликтлы ситуацияләрнең ничек хәл ителүен конкрет мисалларда күрсәтте.
Ял итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага багышланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде. Чарада катнашучылар территориаль орган хезмәткәренә очрашу оештырган һәм кызыклы, кирәкле мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән 8(84366) 3-28-93 телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин.