Эшмәкәрләр өйрәнергә тели

2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә  азык-төлек булмаган товарлар сатучы хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар җитәкчеләре кулланучылардан алына торган мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча киңәш-табыш ишетү максатыннан ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Кулланучылар белән җиренә җиткереп эшләү өчен җитәкчелеккә һәм хезмәткәрләргә иң элек кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезләмәләрен белергә кирәк.
Хосусый эшмәкәр И.Д. Хәбибуллина  чакыруы буенча Казанның ачык сәүдә комплексындагы (Журналистлар ур., 56 й.) яңа ачылган сәүдә ноктасында  (яктырткычлар, бра, люстралар, сатыла) өйрәтү характерындагы семинар үткәрелеп, сәүдәгәрләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар җиткерелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (2012 елгы үзгәрешләр), тәгаенләп әйткәндә, кирәкле документлар ягыннан үзгәрешләр, шулай ук сатучы тарафыннан сатып алучыга җиткерелергә тиешле мәгълүматлар (сатучы, товар һәм товар җитештерүче турында мәгълүматлар) аерым игътибар үзәгенә алынды.
Сатучы фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына ия булырга, кирәк икән, аны сатып алучының кулына тоттырырга тиеш. Моннан тыш сатучының сатып алучыларга югарыда телгә алынган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен гади генә итеп аңлатуы кирәк.
Сатучы сатып алучының таләбе буенча товарның үзенчәлекләрен яки аның ничек эшләвен күрсәтергә тиеш. Техник яктан катлаулы көнкүреш товарларының ничек эшләвен җыелган, төзек хәлдә  күрсәтү шарт. Электр утына тоташтыру өчен махсус җайланма таләп итми торган товарлар шул халәттә эшләтеп каралырга тиеш. Сатучы зат товарны тапшырганда, сатып алучының таләбе буенча, аның күз алдында товарның сыйфатын, комплектының тулылыгын тикшерергә тиеш.
Белгеч тарафыннан шулай ук дәгъваларны карап тикшерү сроклары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру сроклары, ККМ куллану турында мәгълүматлар җиткерелде.
Бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу өчен экспертлар оешмаларына (алар турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында – www.tatzpp.ru табарга була) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.
Шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында да әңгәмә үткәрелде. Бу җәһәттән хезмәт күрсәткәндә, низаглы хәлләр килеп чыкканда сатып алучылар алдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен алдан ук билгеләп куярга киңәш ителде.
Семинарда катнашучылар сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә һәм үз эшчәнлекләрен гамәлдәге законнар нигезендә коруга кызыксынулы булуларын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International