Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре оптика салоны хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырды.
«Кристалл» салоннарының оптик челтәре республиканың кулланучылар базарында 2001 елдан бирле эшли. Салоннар хезмәт күрсәтү өчен заманча техника белән җиһазландырылган.
Семинар-укулар барышында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән беррәттән, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен карадылар, хезмәт күрсәтү процессында килеп чыккан бәхәсле хәлләр турында фикер алыштылар.
Бүлек белгечләре салон хезмәткәрләренең игътибарын Кагыйдәләрнең 4 пунктында каралган хезмәт күрсәтү турында язма килешүне рәсмиләштерү тәртибенә юнәлттеләр һәм килешүдә мөһим шартларны мәҗбүри рәвештә чагылдырырга тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, Кагыйдәләрнең 13 пунктын җентекләп карадылар, алар нигезендә кулланучы, билгеләнгән бәянең бер өлешен башкаручыга башкарылган эшнең пропорциональ өлешен шартнамә үтәлешеннән баш тарту турында хәбәрнамәгә кадәр түләп, эш башкару турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре салон хезмәткәрләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар бирделәр.