Авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында дежур тору турында мәгълүмат

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

10.09.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Кизү тору вакытында белгечләр сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре.

Товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү, аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган, сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган кирәкле озату документларының булуы, товарның бәясе турында конкрет аңлатмалар бирелде. Сатучыларның игътибары азык-төлек саклаганда температура режимын үтәүгә юнәлтелде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International