Савыт-саба һәм сувенирлар кибетендә профилактик чара үткәрелде

2020 елның 11 сентябре, җомга

Хәзерге вакытта кибетләрдә аш бүлмәсе өчен савыт-саба сайлау мөмкинлеге шулкадәр төрле, хәтта күзләр камаша. Төрле размердагы кастрюлләр, капкачлы табалар, соус савытлары, камыр ризыклары өчен төрле формалар, кәндиләр, банкалар, контейнерлар. Алар матурлыклары белән үзләренә тартып, ялтырап торалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Радужный» сәүдә үзәгенең савыт-саба һәм сувенирлар бүлегендә профилактик чара үткәрде. Сатучылар 1әм кудданучылар белән әңгәмә барышында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел,№2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре турында сөйләделәр. Закон нигезендә товарлар сатканда кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салына, тормыш, сәламәтлек, кулланучылар һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз һәм сыйфатлы товарлар сатып алу, товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында мәгълүмат алу, әлеге хокукларны тормышка ашыру механизмы билгеләнә. Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең бүлекләре аңлатылды. Кулланучылар да читтә калмады – кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирделәр: сыйфатлы яки сыйфатсыз савыт-сабаны алыштырырга яки кире кайтарырга мөмкинме? кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү өчен күпме көн бирелә? Дигән сораулар яңгырады.

Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучы өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International