Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә 2020 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.
Чаралар комплексы Яңа Чишмә районы гражданнарын кабул итү һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар–укуны үз эченә алды. Алга таба Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес, сәүдә комплексында дежурлык, ДБУ «КФҮ»да консультация өстәле, пенсионерлар өчен лекция, «Ләйсән» һәм «Мария» кибетләрендә семинар–укулар үткәрделәр.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны карау белән беррәттән, «Коррупциягә каршы тору турында»25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон каралды. Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау буенча узачак Олимпиада турында мәгълүмат җиткерделәр һәм анда актив катнашырга чакырдылар.
Халык арасында хокукый белемне арттыру өчен, чаралар барышында, кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы номерлары тапшырылды.