Чүпрәле муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең экономик үсеш, финанс һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ильмира Измайлова рәислегендә Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рифат Сөнгатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Марат Җәләлов, районның авыл җирлекләре башлыклары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында 2020 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә алкогольле продукция сату анализланды, алкогольле һәм спиртлы сыеклыкның законсыз әйләнеше, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эше турында докладлар тыңланды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе күрсәтмәләре нигезендә, аерым алганда: районның алкоголь базарындагы хәлне яхшырту максатыннан, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау, легаль булмаган продукцияне әйләнештән алу буенча эшен көчәйтергә, район территориясендә алкогольле продукция сатучы эре предприятиеләрнең эшен анализларга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International