2020 елның 15 сентябрендә Тәтеш муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев үткәрде.
МВК утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы кураторы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре (Р.Х. Сөнгатуллин, Е. К. Сазонова), хокук саклау органнары, район бизнесы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
МВКда алдагы утырыш беркетмәсен үтәү, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эш мәсьәләләре каралды, Тәтеш муниципаль районында алкогольле продукция сатуга анализ ясалды.
Ведомствоара комиссия эше йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, кайбер чаралар билгеләнде, районның алкоголь базарындагы хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән алга таба гамәлләр эшләнде.