Базар мөнәсәбәтләре барлыкка килү һәм үсеш алганнан бирле кулланучылар хокукларын яклау иң актуаль социаль-икътисади проблемаларның берсе булып тора. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында халык белән аңлату эшләре алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу оештырды һәм Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде. Аннары Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар оештырды һәм Базарлы Матак гимназиясе укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес оештыруда катнаштылар. Көннең икенче яртысында кулланучылар өчен консультация өстәле, «Олимп» кибетендә сатучылар өчен семинар-уку, «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык, «КФҮ» ДБУда консультация өстәле, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен балалар иҗаты йорты бинасында лекция-әңгәмә, шулай ук «Кояш» кибетендә консультация өстәле булды.
Чаралар коронавирус авыруы таралу куркынычын булдырмас өчен саклык чараларын үтәү белән узды.
Чараларның максаты - кулланучылар хокукларын яклау һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм хәбәрдарлыгын арттыру, кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү.
Чаралар үткәрү барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Белем бирү учреждениесе укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны карау белән беррәттән, «Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон аңлатылды. Моннан тыш аларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашырга тәкъдим иттеләр.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Көндәлек тормышта танышу һәм куллану өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.