Тиешле документларсыз сатуга куелган сыра һәм сыра эчемлекләре тартып алынды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган озату документларыннан башка гына сыра сату турында кергән шикаять нигезендә, Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. Контроль чара үткәргәндә гаризада күрсәтелгән шикаять расланган. 16,2 литр сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.16 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.45 ст. буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International