«Мәскәү базары» ААҖндә кизү тору турында

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

Кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алдылар.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Чара дәвамында түбәндәге сораулар каралды:

* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

* килешүне рәсмиләштерү;

* товарга түләү тәртибе;

* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

• сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International