Биектау авылында азык-төлек кибете хезмәткәрләрен өйрәтү

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече быелның 18 февралендә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, Биектау авылында “Руслан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Продукты” кибетендә семинар үткәрде. Оешма хезмәткәрләренә кулланучылар базарында эшчәнлекне җайга салучы төп норматив документлар турында мәгълүмат, шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп нигезләмәләр җиткерелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре (соңгы үзгәрешләрдән чыгып) буенча аңлатмалар бирелде. Азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре аерым игътибар үзәгенә алынды.
Кулланучының мәгълүмат алуга, сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган товарга, товарны сайлап алуга хокуклары фикер алышуның төп темасына әйләнде. Бу җәһәттән җитәкчелеккә товарның җитештерүчесе, сатучысы һәм товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматның булуы, сатыла торган товарларның яраклылык срогын контрольдә тоту, аларны саклау шартларын үтәү, шулай ук социаль әһәмиятле товарларның тулы ассортиментын булдыру мәсьәләләрен игътибар үзәгенә алу тәкъдим ителде.
Семинарда катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын булдыру һәм аны, кирәк булган очракларда, кулланучыларга бирү зарурилыгы, кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү срокларын һәм тәртибен үтәү, һөнәри этика кагыйдәләрен үтәү, үз эшеңнең остасы булу, кулланучыларга әдәпле итеп, тиз генә квалификацияле хезмәт күрсәтү зарурилыгы аңлатылды.
Азык-төлек кибетләрендә тикшерүләр барышында иң еш ачыклана торган закон-кагыйдә бозулар һәм аларга юл куймау ысуллары карап тикшерелде, тикшерүчеләргә һәм тикшерелүчеләргә карата куела торган таләпләр санап үтелде.
Мондый чаралар кулланучылар базарында законнар һәм кагыйдәләрне санга сукмауны кисәтү максатыннан чыгып уздырыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International