Әтнә районы Олы Мәңгәр мәктәбендә хокукый дәрес үткәрелде

2020 елның 18 сентябре, җомга

Укучыларның гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан, танып-белү эшчәнлеген активлаштыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7, 8, 9 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәрес үткәрде.

Чарада катнашучыларга территориаль орган практикасыннан кызыклы мисаллар белән кулланучы һәм сатучының төп хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардан терминнар яңгырады. Чарада катнашучылар белән берлектә кулланучылар базары өлкәсендәге бәхәсле хәлләрне карадылар, аларны мәктәп укытучылары җиткерде. Товарның сыйфаты турында сөйләнелде, мәгълүмати бюллетеньнән лаборатор тикшеренүләрнең кайбер нәтиҗәләре игълан ителде. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча оештырыла торган олимпиада турында тулы мәгълүмат бирелде.

Чара ахырында укучылар һәм укытучылар лекторга кирәкле белем биргән  өчен рәхмәт белдерделәр. Материалны ныгыту өчен һәр катнашучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International