Укучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем запасларын тулыландырды

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Зөһрә Гыйльметдинова Татарстан Республикасы Арча районы «Смак-Корса урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8-9 сыйныф укучылары өчен товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү турында дәрес үткәрде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту хокукын гарантияли.

Мәгълүмати-агарту чарасының максаты - укучыларны кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре, шул исәптән аны куллануның гамәли аспектлары белән таныштыру. Тематик дәрестә азык-төлек товарлары, техник-катлаулы товарлар, тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү, күчмә элемтә хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, товарларны дистанцион сату ысулы һ.б. каралды, шулай ук суд практикасыннан мисаллар китерелде. Чарада яшь аудитория мәнфәгатьләрен исәпкә алып әзерләнгән материаллар (белешмәлекләр һәм мәгълүмати брошюралар) кулланылды.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган республика Олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International