Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада алдыннан
2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген, Казан шәһәре бик зур спорт чараларын үткәрергә җыенган бер мәлдә, куллану товарлары һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту үтә мөһим бурычларның берсе булып тора. Кунакханә индустриясендә эшләүче персоналның квалификациясен күтәрүгә аерым зур игътибар бирергә кирәк. Башкалабыз кунакларына күрсәтеләчәк хезмәтләр сыйфаты тулаем республикабыз имиджын булдырачак факторларның берсенә әйләнергә тиеш бит.
“Н.Э.Бауман исемендәге КГАВМ” ФГОУ ВПО (гади генә итеп әйткәндә – ветеринария институты) (адресы: Казан ш., Себер тракты, 35 й.) каршындагы ашханәдә хәзергә студентлар һәм укытучыларны кайнар аш-су белән тукландыру оештырылган. Җәйге Универсиаданы үткәрү барышында исә әлеге предприятие спорт чарасының хезмәт күрсәтү персоналын тукландыру эшенә җәлеп ителәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече ашханә җитәкчелеге чакыруы буенча предприятие хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Стадионнарда төрле чаралар үткәрелгәндә һәм шәһәр урамнарында тәртип булдыруга җаваплы кешеләрне билгеле бер суммага тәмле итеп, ризыкларны төрләндереп ашату әлеге ашханәнең төп бурычына әйләнәчәк. Әйтергә кирәк, җаваплы һәм мактаулы эш. Шуңа күрә ашханә менюсы һәм хезмәт күрсәтү формалары инде хәзер үк игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Ашханә хезмәткәрләре белән семинарларның инде моңарчы да үткәрелгәне бар иде. Шуңа күрә аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре, азык-төлеккә техник регламентлар, Сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре һ.б чит-ят әйберләр түгел. Фәкать товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге соңгы үзгәрешләр генә тәфсилләп яктыртылды.
Семинарга җыелган халыкның төп игътибары аш-сулар турында, аларның составы, җәмәгать туклануы продукциясенең азык кыйммәте турында тулы һәм дөрес мәгълүмат җиткерү зарурилыгына юнәлтелде. Ашханә хезмәткәрләре, Казаныбыз кунакларның күңеленә ныграк уелып калсын өчен, татар милли ашларына “басым ясамакчы”. Чимал сыйфаты, продуктларны саклау кагыйдәләре һәм сроклары, суыткычларның төзеклеге, объектның санитария торышы, хезмәт күрсәтү ысуллары һәм сыйфаты даими игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Ә Универсиадага кадәр студентларны ашату-эчертү ягын карауны дәвам иттерергә кирәк. Аларның сәламәтлеге, өлгереше, кәеф-рухы нәрсә ашауларыннан, ризыкның тулы кыйммәтле булу-булмавыннан да тора бит. Шуңа күрә семинарда бу проблема буенча да фикер алышу булды.
Бүгенге студентларның тормышы бик төрле һәм киеренке. Бигрәк тә аларның нерв системасына авырга туры килә. Шул ук вакытта студентларның сәламәтлекләре турында кайгыртуга вакытлары да, әлләни зур теләкләре дә юк. Студентлар күп очракларда даими тукланмый, кайда туры килсә, шунда капкалап йөри. Бу исә кайвакыт хәтта сыйфатсыз ризыктан агулану очракларына да китерергә мөмкин. Шуңа күрә аларга фаст-фуд ише урыннарда түгел, бәлки студентлар ашханәсендә тамакларын туйдыру әйбәт.
Продуктларны сайлаганда, студентларның кесә ягы такыр булуын истән чыгармаска кирәк. Студентларның рационын биологик яктан кыйммәтле аксымнар белән тәэмин итү өчен аларның очсызлы чыганакларын (субпродуктлар, өсте алынган сөт, майсыз кефир һ.б) куллану әйбәт. Организмның майга ихтыяҗын тәэмин итү өчен рационга үсемлек мае һәм атланмай (эретелмәгән, кыздырылмаган килеш) (20-25 г) кертү шарт. Татла-баллы ризыклар исә күп булмаска тиеш. Аз хәрәкәтләнүнең аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен рационга азык җепселләре чыганагы булып торган үсемлек продуктларын кертү фарыз.
Ашханә хезмәткәрләре студентларның туклануын нәтиҗәле итү өчен кулланыла торган методикалар турында сөйләде, проблемалары, уңышлары белән уртаклашты.
Очрашу азагында һөнәри эшчәнлектә һәм көнкүрештә очрый торган төрле сорауларга: җәмәгать туклануы хезмәтен күрсәтү тәртибе; продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы озату документлары; җирле җитештерүчеләр продукциясе белән тәэмин итүчеләр һәм мондый продукциянең өстенлекләре; җәмәгать туклануы предприятиеләренең төрле типларына карата таләпләр; туристларга хезмәт күрсәтү; ЖКХ хезмәтләре күрсәтү; техник яктан катлаулы товарлар сатып алудагы проблемалар һ.б буенча сорауларга җаваплар бирелде. Көнкүрештәге төрле мәсьәләләр, шул исәптән ашханәгә сыйфатсыз продукция җибәрелгән очракта нинди гамәлләр кылу зарурилыгы, туклануга карата студентларның таләпләре һәм нинди ризыкларга өстенлек бирүләре конкрет мисалларда карап тикшерелде.
Яклар үткәрелгән семинардан канәгать калды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз