Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Теләче урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» дигән темага ZOOM ярдәмендә класстан тыш дәрес үткәрде.
Дәреснең төп өлешендә балаларга кулланучы хокуклары, товарны алыштыру шартлары, кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товар исемлеге, озак файдаланудагы товарлар һәм азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «кулланучы», «башкаручы», «хезмәт итү срогы», «яраклылык срогы», «гарантия срогы» кебек төшенчәләрнең асылы аңлатылды. Мисал итеп сыйфатсыз товарлар проблемасына кагылышлы хәлләр каралды. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада этаплары турында мәгълүмат бирелде.