2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә Данауровка авылында гражданнарны күчмә кабул итү һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
Территориаль орган начальнигы җыелучыларга кулланучылар базарында Чистай территориаль органының эшчәнлеге, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронажы астында үткәрелә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча үткәрелә торган Олимпиада турында сөйләде. Кыскача гына кулланучылар хокукларын яклау турында законнар, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре бәян ителде. Аннары куелган сорауларга җаваплар бирде. Аерым алганда, кайберәүләр пластик тәрәзәләр кую буенча хезмәт күрсәтү тәртибе белән кызыксындылар. Кулланучыларга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе аңлатылды, газеталарда реклама урнаштырып, кирәкле мәгълүматтан телефон номеры гына бирә торган башкаручылар белән тәрәзәләр урнаштыруга килешү төземәскә киңәш ителде, чөнки эштәге җитешсезлекләр ачыкланган очракта претензия бирү мөмкин түгел. Эш башланыр алдыннан башкаручы, аның урыны мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиеш, эшне башлау һәм тәмамлау сроклары килешенгән булуы, күрсәтелгән хезмәтнең бәясе күрсәтелү мөһим шарт булып тора.
Семинар-укулар барышында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардагы үзгәрешләр каралды, кулланучылар хокукларын яклау буенча еш мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләрне карадылар.