Зәйдә ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

18 сентябрьдә Зәй муниципаль районы территориясендә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.И. Захарова рәислегендә, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре, авыл җирлекләрендә сәүдә объектлары хуҗалары катнашында Зәй районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукция сату өлкәсндә закон бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина «2020 елның 8 аенда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча эш нәтиҗәләре турында» мәгълүмат белән чыгыш ясады. Көн тәртибендә республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен сатуны киметү мәсьәләсе каралды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International