Сыр белән агулану - ашкайнату системасын иң куркыныч һәм авыр патологик халәткә китерә

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Сыр - шулкадәр борынгы туклану продукты, берәү дә тулы ышаныч белән «Сырны кем һәм кайчан уйлап тапкан?» дигән сорауга җавап бирә алмый. Күпләребез сырдан башка үз рационын күз алдына да китерә алмый. Әйтик, түбәнкамалы эре сәүдә челтәре кибетләренең берсендә сыр кисәге сатып алган. Продуктны ашаганда аның бозылуын, аннан «чит» ис килүен аңлый. Маркировкадан күренгәнчә, товарның яраклылык срогы чыкмаган була. Икенче көнне кулланучы үзенең «тәм-томын» кибеткә кайтарырга карар кыла. Товарны сатып алу чегы сакланмаган, әмма сырны маркировкалауда кибетнең фактик адресы күрсәтелгән. Сатучы, продукт өчен акчаны кире кайтарудан баш тарта. Гәрчә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы кулланучыда касса яки товар чегы яисә товарның сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы башка документ булмау аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормый, дип әйтелсә дә. Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш.

Сатып алучы шул ук партиядән тагын бер сыр кисәге сатып алган. Сырның бәясе беренче сатып алгандагы кебек үк 120 сумга төште. Сырның бу кисәге дә бозылган булып чыга. Тик менә бу юлы кулланучы кибеткә бармый. Ул Түбән Кама шәһәренең гигиена һәм эпидемиология үзәгенә мөстәкыйль мөрәҗәгать итә, анда товарга экспертиза үткәрәләр. Яраклылык вакыты чыкмаган булуга да карамастан, эксперт бәяләмәсе чыннан да, сырның сыйфатсыз булуы турында хәбәр итә. Шуннан соң сатып алучы судка дәгъва гаризасы төзү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Шуны истә тотарга кирәк, сөттән әзерләнгән башка продукцияләр кебек үк, сыр бозылырга һәм организмга төрле дәрәҗәдәге токсикация китереп чыгарырга сәләтле. Сыр белән агулану кеше ашкайнату системасы һәм тулаем организм өчен иң куркыныч һәм авыр патологик халәтләренең берсен китереп чыгарырга сәләтле. Бу сырның сөт аксымына бай булуы белән аңлатыла, ул тискәре микроорганизмнарны үстерү өчен туклыклы мохит сыйфатында витаминнар, файдалы микроэлементларга бай.

Кулланучылар базары белгечләреннән түбәнкамалының судка мөрәҗәгать итәргә ниятләвен белгәч, шулай ук сатып алучының күңелсез юшкынын йомшарту өчен, челтәр җитәкчелеге товарга экспертиза үткәрү, шулай ук мораль зыянны каплау турындагы тәкъдим белән чыга. Тик, сатып алучының кәефе кискен – ул тәкъдим ителгән акчалардан ул баш тарта. Белгечләр тарафыннан дәгъва гаризасын төзүдә ярдәм күрсәтелде. Илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә, бу эш буенча суд тикшерүе озакка сузылды, шулай да, нәтиҗәдә, карар гариза бирүче файдасына чыгарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International