2020 елның 23 сентябрендә видео элемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Комиссия эшендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Васильев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, шулай ук ведомство хезмәтләре җитәкчеләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышта «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре катнашты.
Комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2020 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне, шул исәптән аракыны, читтән кертелгән аракыны, сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә сату күләмнәрен анализлау;
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар турында;
- мобиль төркемнең эш нәтиҗәләре турында.;
- Татпотребсоюз системасы предприятиеләре тарафыннан республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату турында, шул исәптән күчмә сәүдә аша да;
- алкоголь куллану нәтиҗәсендә агулануларны булдырмау һәм алкоголизмны профилактикалау турында;
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләтү эше турында;
- «Алкоторг» ҖЧҖ һәм сыра кайнату компанияләренең сәүдә вәкилләренең эше турында.
Комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, алкоголь базарындагы хәлне яхшырту буенча тиешле дәрәҗәдә эшләү максатыннан, алкоголь базарының торышына даими анализ ясарга, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар һәм район башкарма комитетының легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәрен киметмәү һәм алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү, алкогольле продукция сату буенча сәүдә нокталарының санын киметмәү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим ителде.
Бу юнәлештә эш дәвам итә.