Сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

23.09.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече хосусый эшмәкәр Е.В. Савочкинаның «Изюминка» кибетендә хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.

Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Шулай ук сыйфатлы техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару яки алыштыру, заказларны үтәү срокларын бозганда таләпләр кую, тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару шартлары, күләме, фасоны яки габаритлары буенча туры килмәгән товарларны кире кайтару ысуллары турында консультацияләр бирелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кибет хезмәткәрләре арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәре булу кулланучылар белән низаглы хәлләрне башлангыч стадиядә җайга салуда ярдәм итә.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International