Төнлә сыра сату факты билгеләнде

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Алкоголь сату турындагы законда барлык оешмалар өчен җирле вакыт буенча 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр хәмер продукциясен сатуны Гомумроссия тыю билгеләнгән. Моннан тыш, алкоголь сату турындагы законда РФнең һәр субъекты төнлә хәмер сатуның вакытлыча чикләүләрен үзе теләгәнчә билгеләргә хокуклы. Әйтик, Татарстанда 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр хәмер сату тыела. Сыра алкогольле продукциягә тиң, шуңа күрә төнге вакытта сыра һәм сыра эчемлекләрен сату да тыела.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында Түбән Кама муниципаль районының сәүдә объектларының берсендә төнге вакытта алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату факты билгеләнде. Инспекция хезмәткәрләре гаепле затларга карата РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. буенча административ хокук бозу турында эш кузгатачак, аның өчен юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 20дән 40 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International