Сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрелде

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр С. Н.Әхмәдуллинның «ТПС» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрде.

Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде.

Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International