Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Срогы чыккан ризыкларны сатуга кем җаваплы?
2013 елның 22 феврале, җомга
Кибеттән яраклылык срогы чыккан ризык сатып алу очрагына юлыкмаган кешеләр, булса да, бик сирәктер. Шул ук вакытта күпләребез мондый ризыкның организмга нинди зыян салуына әлләни әһәмият бирми. Ә әһәмият бирергә кирәк. Бик кирәк. Галимнәр саклау вакыты чыккан ризыкның организмны агулап кына калмыйча, гомеребезгә дә янавын күптән раслады инде. Искергән ризыкта бактерияләр хасил итә торган токсиннар күп була. Димәк, яраклылык вакыты чыккан азык-төлектә алар бихисап. Бигрәк тә супермаркетларда әзерләнелә торган салатлардагы майонезга кагыла бу. Майонез составына кергән йомырка, шулай ук салаттагы колбаса, ит озак саклаганда бозыла башлый.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге агымдагы февраль аенда саклау срогы чыккан азык-төлек сатуның (барлыгы 27102 сумлык) 13 очрагын ачыклады.
Территориаль орган белгечләре барлык сатып алучыларга киңәш итә:
– кибет киштәләренә игътибарлы булырга – алгы рәтләрдә гадәттә күптәнге ризыклар әвәләнеп ята, “свежий”лары киштәнең артына ук яшереп диярлек куела;
– теләсә кайсы продуктның төрелмәсендә күрсәтелергә тиешле җитештерү датасына күз салырга. Кулланучыларны иң элек продуктлар составы һәм товар атамасы кызыксындыра, яраклылык срогы исә икенче планда кала. Намуссыз сатучылар саклау вакыты чыккан продуктларның җитештерү датасы өстенә штрих-код ябыштырып куярга да күп сорап тормый. Кат-кат ябыштырылмаганмы икән бу, дип шикләнсәгез, товарны алмагыз, чөнки ул бозылган булырга мөмкин. Әлмәт территориаль органы белгечләре, “кыяфәтен” матурлау өчен, ысланган колбасаны, юып, май белән майлап кую; сырның күксегән кырыйларын кисеп алып, берни булмагандай сату очракларын һ.б ачыклады. Ояты качкан эшмәкәрләр, беркатлы сатып алучыларны алдау максатыннан, нинди генә хәйләләр уйлап тапмый!
Февраль аенда Әлмәт территориаль органына гражданин Н.нан мөрәҗәгать керде. Баксаң, Әлмәттә чикләвек продукциясе (фисташка, арахис һ.б) җитештерүче компаниянең товар җибәрүчеләреннән берсе товарның җитештерү датасын бетереп, төрелмәгә яңа мәгълүматлар язып куя икән. Әлеге мөрәҗәгать аерым игътибар үзәгенә алынды, һәм бу хокук бозуны ачыклау эше алып барыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре контрольлек чаралары үткәрү барышында сәүдә оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән профилактика эше алып бара, яраклылык вакыты чыккан товарларны инвентарьлаштыру нәтиҗәсендә ачыклап булуын аңлата. Саклау вакыты чыккан продукцияне ачыклау һәм документлаштыру процедурасын җиңеләйтү өчен товарны, учетны автоматлаштыру программасына кертеп, яраклылык вакыты турында мәгълүматларны күрсәтергә кирәк. Соңыннан мондый товарлар исемлеген автомат рәвештә булдырырга мөмкин булачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз