Арча территориаль органы белгечләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 26 сентябрендә Арча шәһәрендә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, анда эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм фермерлар катнашты. Чараның төп максаты - халыкка экологик яктан чиста һәм файдалы продукция сатып алу мөмкинлеге бирү.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга, эшмәкәрләргә һәм оешмалар вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча уртак киңәшләр бирелде. Барлык теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.

Күргәзмә-ярминкәдә югары сыйфатлы һәм арзан бәядән теләсә кайсы продукцияне сатып алырга мөмкин иде. Ит эшләнмәләре, сөт, май продукциясе, умартачылык продукциясе, бәрәңге, кәбестә, кабак, суган һ.б. төрле яшелчәләрнең киң ассортименты тәкъдим ителде. Декоратив һәм җиләк-җимеш агачлары, хуҗалык алып бару һәм көнкүрешне яхшырту өчен кирәкле товарлар, төрле сувенир продукциясе дә бар иде. Шулай ук «Натураль продукт» ҖЧҖ продукциясе күргәзмәсе дә оештырылды.

Ярминкәдә катнашу өчен районның авыл хуҗалыгы оешмалары, эшкәртү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International