Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнең 9 сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.
Укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының кулланучылар базарындагы эшчәнлеге, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып баручы шәһәрнең башка оешмалары турында сөйләделәр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм башка закон актларының кайбер нигезләмәләрен җентекләп аңлаттылар. Моннан тыш, белем бирү учреждениесе укучылары белән «Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон каралды.
Чара барышында, укучыларның техник яктан катлаулы товарлар сатып алу мәсьәләләренә карата кызыксынуларын исәпкә алып, техник яктан катлаулы товарлар исемлеген, җитешсезлекләре ачыкланган очракта аларны кире кайтару яки алыштыру тәртибен карадылар. Башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектациясе буенча туры килгән сыйфатлы товарны кире кайтару яки алыштыру шаотлары каралды.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада үткәрү чорында укучыларны гомуми белем бирү оешмаларының 8-9 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасын оештыру һәм үткәрү турында Нигезләмә белән таныштырдылар.
Укучыларга танышу өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм төрле буклетлар тапшырылды. Чара барышында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.