Апас районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Апас районында ВКС режимында Башкарма комитет җитәкчесе А.А. Тугушев рәислегендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды, утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты (ZOOM режимында). Шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Районның алкоголь базары торышы каралды, шул исәптән август ае йомгаклары һәм агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча җирлекләр һәм сәүдә объектлары буенча да. Хисап чорында үткәрелгән контроль чараларның нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы буенча бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендәге өлкән оперуполномоченные А. Р. Нуртдинов сөйләде. Көн тәртибендә шулай ук республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен сату темплары, «адреслы программа» кысаларында авыл сәүдә объектларының эше турындагы мәсьәләләр каралды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International