Профилактика максатларында: дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты турында лекция үткәрелде

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгы һәм аны җайга салу ысуллары» темасына лекция узды. Лекцияне Татарстан Республикасының атказанган юристы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан шәһәре «Социаль белем бирү академиясе» ректоры урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының коррупциягә каршы тору буенча эксперты Сергей Алексеев укыды. Лекциядә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, аның урынбасарлары, структур бүлекчәләр хезмәткәрләре катнашты. Территориаль органнар һәм «Татэкспертцентр» ДБУ хезмәткәрләре zoom режимында лекциягә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International