Әгерҗе муниципаль районында ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Әгерҗе муниципаль районында район башлыгы А.Р. Вәлиев рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж. Ю. Әхмәтханов катнашында (ZOOM режимында) этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Г. Т. Вафина, «Алкоторг» ҖЧҖнең «Кама аръягы төбәге» буенча директор урынбасары И. Р. Минһаҗетдинов, Кама аръягы зонасы буенча «Алкоторг» ҖЧҖ директорының сату буенча урынбасары Д.З. Җиһаншин, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык субъектлары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Утырышта районның алкоголь базарының торышы, шул исәптән авыл җирлекләре һәм сәүдә объектлары киселешендә, агымдагы елның август ае йомгаклары һәм 8 аена нәтиҗәләр буенча да, мәсьәләләр каралды. Хисап чорында үткәрелгән контроль чараларның нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т. Вафина, полиция начальнигы урынбасары Р. Р. Юзекаев хәбәр иттеләр. Көн тәртибендә республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату, «Адреслы программа» кысаларында объектлар эше турындагы мәсьәлә каралды. Районда алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше булганда «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләрнең аз булуы билгеләп үтелде. Шулай ук легаль булмаган спиртлы продукция дә аз тартып алынган. Республика продукциясен популярлаштыру, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактлары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген аңлату буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International