Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре дә катнашты. Җыелучылар алдында кереш сүз белән комиссия рәисе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Алга таба көн тәртибенә куелган сораулар буенча фикер алышуга күчтеләр.
Дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлеге турында Иҗтимагый совет вәкиле Юрий Митюшкин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы Борис Эйдинов коррупциягә каршы тору турында закон таләпләрен үтәмәгән өчен дисциплинар җәза бирүгә бәйле бәхәсләр буенча суд практикасына күзәтү буенча мәгълүмат бирде.
Аннары комиссия әгъзалары 2020 елның III кварталында мәгълүмат өчен җибәрелгән мәгълүмати-аналитик һәм инструктив материаллардан тезислар турында фикер алыштылар; Россия Федерациясе Президентының «2018 - 2020 елларга коррупциягә каршы тору милли планы турында» 2018 елның 29 июнендәге 378 номерлы Указы белән расланган 2018 - 2020 елларга коррупциягә каршы тору милли планы чараларын үтәү мәсьәләләрен карадылар.