Барлык шәһәр һәм районнарда өлкән яшьтәге кешеләр декадасы старт алды. Беренче октябрь алар өчен календарь дата гына түгел: аларның һәркайсы бу көнне игътибар һәм кайгыртучанлык тоярга тели. Асылда, бу яшь буынның игътибарын өлкән буын кешеләренә җәлеп итү өчен тагын бер сәбәп. Традиция буенча, 1 октябрь көнне төрле чаралар үткәрелә. Предприятие һәм оешмалар, шулай ук уку йортлары үз пенсионерлары өчен чын бәйрәм әзерлиләр.
Бүген Сарманда Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вагыйзова Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты ветераны Габдрахманова Кадрия Ногманова белән очрашты.
Түбән Кама территориаль органы коллективы, үз чиратында, барлык өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлый! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрне аеруча билгеләп үтәсе килә. Болар - Зарипова Фәния Нуриәхмәт кызы (Түбән Кама), Алчинова Нурисә Гали кызы (Түбән Кама), Тютюгина Наталья Михайловна (Мөслим), Чернова Надежда Александровна (Зәй), Гизетдинов Нәсих Нәсих улы (Мөслим), Билалов Госман Гомәр улы (Аксубай). Без сезнең тәҗрибәгезне һәм зирәклегегезне бәялибез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәгез.