Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы үзенең пенсионерларын бәйрәм белән котлады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Россиядә өлкәннәр көне, РФ Югары Советы Президиумы карары нигезендә, 1992 елның 1 октябрендә кертелде. Өлкәннәр көне - ул тормышның үзенчәлекле мизгеле, бу көнне барлык изге сүзләр һәм матур теләкләр зур тормыш юлы үткән кешеләргә юллана.

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы үз пенсионерларын - территориаль органның элеккеге начальнигы Сәлахиев А. А. һәм консультант Заворохина Е. А. чын күңелдән бәйрәм белән котладылар.

Элеккеге коллегалар белән бергә эшләү чорын искә төшерделәр һәм төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар. Очрашу барышында пенсионерлар адресына җылы, күңелле котлаулар яңгырады, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International