Җылылык һәм хөрмәт көне белән котлыйбыз!

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы коллективы 23 ел дәвамында шәһәрнең һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша, коллектив тарафыннан кертелгән күпьеллык традицияләрне үти.

Халыкара өлкәннәр көнендә коллектив Яр Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе - Певнева Людмила Николаевнаны һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызын тәбрик итә. Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм теләп, Яр Чаллы территориаль органы коллективы хезмәттәшләренең өйләренә барып, хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды. Тормышыгызның көзе матур булсын, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, позитив һәм озын гомерле булыгыз. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки Сезнең белән янәшә кадерле кешеләрегез.

Бу очрашулар һәрвакыт дулкынландыргыч, хис-кичерешләр тулы, ә истәлеккә ясалган фотолар күңелле мизгелләрне озак хәтердә саклый.

Кадерле ветераннарыбыз, сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International