Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар аңлатылды

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучы «Форсат» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшкуар өчен укулар үткәрде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Кулланучылар тарафыннан претензияләр белдерү ысуллары һәм тәртибенә, претензияләрне карау сроклары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сатучыларның игътибары азык-төлекне саклау температура режимын үтәүгә, өлкәннәргә сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә, аларга ташламалар бирүгә юнәлтелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешма элмә такталары һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International